«Милли ашлар йорты» проекты тәкъдим ителде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады. Әлеге объектлар туристик инфраструктурага карый. Фото: http://president.tatarstan.ruСәяхәт вакыт...
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады. Әлеге объектлар туристик инфраструктурага карый.
Фото: http://president.tatarstan.ru
Сәяхәт вакытында «Татинтер ресторантс» компаниясе генераль директоры Зөфәр Гәрәев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Милли ашлар йорты» проектын тәкъдим итте.
Ул берничә бинадан торачак, бер бина — яңадан төзелгән мәдәни мирас объекты (Мәрҗани урамы, 10 адресы буенча урнашкан «Бикмөхәммәтов йорты», 1883 ел), икенчесе — яңа бина.
«Милли ашлар йорты»нда ресторан, кәфеханә булачак, андагы ашларның кайберләре утын белән ягыла торган пичтә пешерәләчәк.
Шулай ук биредә фермерлар товарлары кибете һәм милли деликатеслар сатылачак.

Комментарийлар