Логотип «Мәйдан» журналы

Милли аш-су бәйгесе яңалыкларга бай булды

Казанда күренекле ашчы Юныс Әхмәтҗанов исемендә татар милли аш-су осталыгы бәйгесе узды. Гомере буена татар халык ашларын таныткан аш-су остасы хөрмәтенә багышланган бәйгедә ашчы һөнәренә укучы студен...

Казанда күренекле ашчы Юныс Әхмәтҗанов исемендә татар милли аш-су осталыгы бәйгесе узды.
4b9a6a7fe95aa98b3e4a7f0ca161b45d_L
Гомере буена татар халык ашларын таныткан аш-су остасы хөрмәтенә багышланган бәйгедә ашчы һөнәренә укучы студентлар катнашты. Конкурс вакытында исә татар кухнясына караган кайбер “яңалыклар” да ачылды: “ашханә” сүзенең килеп чыгышы, “өлеш” һәм “сметанник”ны уйлап тапкан пешекче белән танышу...
Казанның Туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты белән Икътисад, идарә һәм хокук институты, Казандагы “Татар ашлары йорты” милли аш-су рестораны тарафыннан оештырылган тәүге бәйге моннан соң ел саен оештырылыр дип көтелә. Киләсе елда, Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулу уңаеннан, аны халыкара дәрәҗәдә профессиональ пешерүчеләр арасында уздырырга ниятлиләр. “Казан – бүгенге көндә Россиядә туристлар иң күп кызыксына торган шәһәрләрнең берсе. Казан кунаклары җирле тарихи урыннарны күрү генә түгел, ә татар халкының үзенчәлекле, кабатланмас милли ризыкларыннан да авыз итәргә тели. Татар халык ашларын сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән Юныс Әхмәтҗанов туплап калдырган тәҗрибәне һәм осталыкны югалтмыйча яшь буынга тапшыру мөһим”, – диде Туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты башлыгы Михаил Зотов.

Беренче ярышта республиканың уналты урта һәм югары профессиональ белем бирү йортларыннан 26 студент көч сынашты. Аларга татар халкының камыр ризыкларын әзерләргә туры килде: камыр җәеп, нәзек итеп токмач кисәргә, ромб рәвешендәге куллама кисәргә, кабырчыкны хәтерләткән салма ясарга, бәрәңге һәм суган турап, матур итеп итле өчпочмак ясарга һәм кош теленең чәчәк рәвешендәгесен әзерләп, майда пешерергә.
Казанның Халыкара сервис көллиятендә җәмәгать туклану өлкәсендә технологлыкка укучы 4 курс студенты Алия Заһидуллина бәйгегә култык астына үз уклавын һәм куна тактасын кыстырып килгән. “Уклау белән куна тактасын үзебезнекен алып килергә куштылар, – дип аңлата унтугыз яшьлек кыз. – Токмачны өйдә еш пешерәбез, ә менә куллама һәм салманы ясаганыбыз юк. Бәйгегә әзерләнгәндә беренче тапкыр өйдә пешереп карадык. Көллияттә милли аш-суларны өйрәнәбез, остабыз Дамира апа Хәмидуллина бәйгегә кулны шомартырга ярдәм итте. Өчпочмак, кош теле – алар инде гаиләдә үк бәйрәмгә дә, көндәлектә дә пешерә торган яраткан ризыкларыбыз. Мин аш-су өлкәсендә белем алуны дәвам итәргә уйлым. Көллиятне тәмамлагач, безнең студентларга Казанның технология университетында яки кооператив институтына укырга керү мөмкинлеге бар”, – ди Алия Заһидуллина.
Казанның Бауман урамындагы “Татар ашлары йорты”нда мактаулы кунаклар, җырчылар чакырып, бәйрәм рухында үткәрелгән бәйгедә катнашучыларны сәламләп, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан һәм Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе вәкилләре чыгыш ясады. Шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына китап өстендә эшләве турында хәбәр итеп, аның замандашларыннан татар милли аш-суын танытуга бөтен гомерен багышлаган шәхескә кагылышлы истәлекләре, фотографияләре белән уртаклашырга сорады.
Юныс Әхмәтҗановның улы – Татарстанның һәм Россиянең атказанган тренеры Фоат Әхмәтҗанов та әтисенең истәлеген саклауларына куанычын белдереп, бәйгене оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. “28 февральдә әтинең тууына 89 ел тулды. Аның арабыздан китүенә инде 32 ел булды. Әти күп кенә татар халык ашларын авылларга йөреп, чит төбәкләргә барып, әбиләрдән өйрәнде. Рецептларны җыеп, унҗиде китап нәшер итте. Әтинең әнисе, минем дәү әнием – Зәйнәб тә бик тәмле пешерә иде, аш-суга мәхәббәт аңардан күчкәндер, мөгаен. Шимбә көннәрендә әти “Татар ашлары йорты”нда Казан хуҗабикәләренә дәресләр бирә иде. Әтине ашчы осталыгы өчен дә, ягымлы, кешелекле булганы өчен дә бөтенесе ярата иде. Без Казан урамыннан барганда адым саен таныш түгел кешеләр аны танып туктатып, исәнләшеп, сөйләшәләр иде. Ул миңа гел: “Улым, эшлә, шул вакытта тормышыңда барысына да ирешерсең”, – дия торган иде”, – дип хатирәләрен яңартты Фоат Әхмәтҗанов.
Әтисенең исеме белән аталган тәүге бәйгенең жюрисында Юныс Әхмәтҗановның кызы – мастер-кондитер, “Россия даны” ордены кавалеры Фәридә Давыдова рәислек итәргә тиеш иде, әмма шәхси сәбәпләре аркасында ул бу чарага килә алмаган. Жюрида “Татар ашлары йорты” ресторанының бүгенге баш ашчысы Илгиз Шакиров эшләде. Аның әтисе Фәиз абый белән әнисе Минсара апа яшь вакытларында биредә нәкъ менә Юныс Әхмәтҗановтан шимбә көннәрендә татар аш-суларын пешерергә өйрәнгән икән. Соңыннан әнисе ашчы булып эшләгән, күптән түгел лаеклы ялга чыккан, улы да шушы һөнәрне сайлаган – “Татар халык ашлары йорты”на урнашуына ун елдан артык.
Булачак ашчыларның осталыгын элек Юныс Әхмәтҗанов белән бергә “Татар ашлары йорты”нда эшләгән хезмәттәшләре дә карап бәяләде. Заманында биредә 14 ел директор булган Нәҗип Сафин: “Сөйләмгә “ашханә” сүзен Юныс Әхмәтҗанов кертте, аңа кадәр бөтен җәмәгать туклану урыннарын “столовоя” дип атап йөртәләр иде”, – дип искә алып сөйләде. Юныс Әхмәтҗанов кул астында ике дистә елдан артык ашчы, җитештерү мөдире булып көч түккән Флорид Хөснетдиновта: “Элек “Татар ашлары йорты”нда 600 кеше эшләде, без бик дус коллектив идек. Безнең берничә ашаханәбез бар иде. “Татар ашлары йорты”на бик күп кеше йөрде, чират урамга кадәр чыга иде. Хәтерлим, мин аш бүлмәсендә заказларны өләшеп торган көннәрдә эш азагына арып, кул бармакларым тоймый иде...” – ди.
Мастер-ашчы Фатыйма апа Мәҗитова – Юныс Әхмәтҗанов вафатыннан соң да ул башлаган “Татар ашлары” журналын ун еллап чыгарган кеше. Гомумән, Фатыйма апаны бүген татарстанлыларның яраткан ризыклары – тавык итеннән пешерелгән өлеш белән “сметанник” дип аталган каймаклы пәрәмәчне уйлап тапкан ашчы икәнен күпләр белмидер дә. “Бервакыт күп итеп үрдәкләр китерделәр. Үрдәк уңган ел булгандыр инде. Мин алардан камыр ризыгы пешерергә уйладым: бәрәңге турап, зур-зур кисәк үрдәк итләрен салып, зур гына өлешләр ясадым. Аны Җәмәгать туклануы идарәсендә барып раслаттым. Үрдәк ите беткәч, тавык итеннән ясый башладык, кыйммәт тормасын өчен өлешнең зурлыгын бераз кечерәйттек, – дип сөйли Фатыйма апа Мәҗитова. – Хәзер сметанник дип аталган бәлешкә мин каймаклы пәрәмәч дип исем биргән идем. 90нчы еллар башында халык берара ашханәләргә аз йөрде. Шул вакытта каймакны кая куярга белмәдек, аңардан пәрәмәч ясап карарга булдык, бик тәмле чыкты”. Фатыйма апаның да татар ашларына багышланган китаплары бар.
anas5
“Татар ашлары йорты”нда өлкән ашчы буларак билгеле, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗанов (28.02.1927–13.02.1984) Казанның һөнәри сәүдә-кулинария училищесын тәмамлаган. Ул татар милли аш-суын тирәнтен өйрәнеп, аларны башкаларга да өйрәтү өчен тырышкан, татар аш-суын чит илләргә, башка халыкларга да таныткан ашчы. Татар авыллары буенча рецептлар җыеп, үзе дә күп кенә рецептлар язып, китаплар бастырып чыгара. Казандагы “Татар ашлары йорты” аның тәкъдиме белән ачыла.
Юныс Әхмәтҗанов исемендәге тәүге бәйгедә жюри беренче урынга Казанның 41нче һөнәри көллияте студенты Кристина Боровлеваны, икенче урынга Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте студенты Алия Иксанованы, ә өченче урынга Халыкара сервис көллияте студенты Алия Заһидуллинаны лаек дип тапты. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде. Аларга шулай ук “Татар ашлары йорты”ның камыр цехында стажировка үтәргә тәкъдим ителде һәм бу хакта хезмәт кенәгәләренә дә язарга вәгъдә бирделәр.



Лилия ГАДЕЛШИНА

Автор фотолары.

http://intertat.ru/tt

Комментарийлар