Миләүшә Хабетдинова балалар өчен драма әсәрләренә кытлык проблемасы булуын әйтте
Театрларның балалар репертуарына кытлык бар. КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова шул хакта әйтте. Татарстан Фәннәр академиясендә “Балалар дөньясы: рухи кыйммәтләрне яклау һәм...
Театрларның балалар репертуарына кытлык бар. КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова шул хакта әйтте. Татарстан Фәннәр академиясендә “Балалар дөньясы: рухи кыйммәтләрне яклау һәм үстерү” темасына багышланган түгәрәк өстәлдә балаларга яраклы репертуар турында сөйләшү булды.
Миләүшә Хабетдинова театрлар белән язучылар арасында мөнәсәбәтләр җайга салынмавын искәртте. “Язучыларыбызның телләре бай, тормыш тәҗрибәләре дә бар, ләкин алар театрда үз темаларын ача алмый. Режиссерлар зур эш алып барырга, өр-яңадан текстны язып чыгарга, яңа сценарий тудырырга мәҗбүр. Бу проблеманы чишәр өчен театрлар төрле ысуллар файдалана”, - ди ул.
Аның сүзләренчә, язучыларга эш хакы түләмиләр, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. “Түлиләр. Үзем катнаштым конкурсларда. Балалар драматургиясендә премия, мәсәлән, 30 мең булды. Туган якка багышланган әсәрләргә Мәдәният министрлыгы 100 мең сум бирә. Әз акчамы? Ә анда бердәнбер әсәр дәгъва итте, бүтән бер кеше язмаган”, – дип сөйләде Миләүшә Хабетдинова.
Ул Казанда драматургия лабораториясендә заказ буенча эшләүдә дә язучыларның сүлпәнлекләрен билгеләп узды. “Без фән өлкәсендә заказга эшләргә өйрәндек. Дөньяны үзгәртергә теләсәк, үзебез дә үзгәрергә тиеш”, - диде. Бу нисбәттән, ул Ркаил Зәйдулланың театрлар белән эшләүдә, эпик әсәрләр иҗат итүдә, инсценировка өлкәсендә уңай тәҗрибәсен телгә алды.
Миләүшә Хабетдинова фикеренчә, мәгариф системасы биш көнлек укуга күчсә, татар теле белән әдәбият сәгатьләренә вакыт кыскарса, тәрбия мәйданчыгы буларак театр калачак. Ләкин проблема шул: театр өчен язучылар юк. Ул театрларга премьераларга язучылар йөрмәвен дә тәнкыйтьләде.
ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов фикеренчә, театрлар да язучыларга йөз белән борылырга тиеш. “Әле миңа килеп, бер генә режиссерның: “Данил абый, әйдәгез, бер әйбер эшлик әле”, - дип әйткәнен, я башка драматургларга килеп, тәкъдим ясаганнарын ишеткәнем юк”, - диде.
Ул, гомумән, заказ буенча эшләүгә каршы булуын әйтте. “Заказга һәм күңелдә туганны язу – икесе ике әйбер. Язучыны көчләп яздырып булмый. Көчләп бала тудырып булмый. Язучының күңелендә дә оеткы булырга тиеш, шуннан соң гына әсәр дөньяга килә”, - диде. Ул бүген телефон, гаджетлар хакимлек иткәндә, аларны җиңеп, балаларны укуга җәлеп итәрдәй әсәр әлегә яза алмаганын да таныды.
Бу темага утырышта “Шаян ТВ” телеканалы җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова да сүз әйтте. Балалар өчен спектакльләрне телевидение аша да күрсәтергә әзер булуларын белдерде.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин балалар дөньясын рухи яктан үстерү юллларын табу эше бертуктаусыз барырга тиешлеген искәртте. “Драматургия, театр, музыка белгечләре, язучылар да яңа эзләнүләрдә булырга тиеш”, - диде.

Комментарийлар