Актерларны “Татаркино” оешмасының генераль директоры һәм продюсер Миләүшә Айтуганова, режиссерлар Илдар Матуров белән Әмир Галиәскаров, кастинг директоры Ирек Хафизов сайлый.
Хәзерге вакытта булачак фильмның өч телдә – татарча, русча һәм төрекчә сценарие әзер. Фильмның сценаристларының берсе – Илдар Матуров.
“Төркиянең Искешәһәр шәһәре янында татар авыллары бар – шунда төшерербез дип уйлыйбыз. Татарстанда һәм Башкортстанда да кино төшерердәй урыннар эзлибез”, - диде Миләүшә Айтуганова.

Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фильмны төшерергә әзерлек чоры өчен Татарстан Хөкүмәте субсидия буларак, 2 миллион сум акча бүлеп биргән. Тарихи фильмны төшерү өчен якынча 100 миллион сум акча кирәк булырга мөмкин.
Комментарийлар