Логотип «Мәйдан» журналы

Мәтам көненә бәйле рәвештә, республикада күңел ачу чаралары булдырылмый

Бүген Сочи янында Ту-154 самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә, Россиядә илкүләм мәтәм көне игълан ителү сәбәпле, республикада да күңел ачу чаралары булдырылмый, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлы...

Бүген Сочи янында Ту-154 самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә, Россиядә илкүләм мәтәм көне игълан ителү сәбәпле, республикада да күңел ачу чаралары булдырылмый, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
_14826658533
Бүген куелырга тиешле спектакльләр, балалар Яңа ел тамашалары һәм әкиятләреннән кала, башка көнгә күчерелә. Әйтик, В.И.Качалов исемендәге театрда Н.В.Гоголь пьесасы буенча куелган “Женитьба” спектакле премьерасы 9 гыйнвар көнне узачак.
Булмый калган спектакльләрнең кайчан булачагын театр кассаларында белергә мөмкин.
 

Комментарийлар