Мессенджерларда идентификацияләүнең яңа кагыйдәләре Россиядә 5 майдан үз көченә керә
Россиядә 5 майдан мобиль элемтә операторлары аша мессенджерлар кулланучыларны билгеләү турында Хөкүмәт карары керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.«Хәзердән башлап яңа кулланучы теркәлгәндә, мессендж...
Россиядә 5 майдан мобиль элемтә операторлары аша мессенджерлар кулланучыларны билгеләү турында Хөкүмәт карары керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Хәзердән башлап яңа кулланучы теркәлгәндә, мессенджер администрациясе аның турында операторга сорау җибәрергә тиеш, ә тегесе, үз чиратында, егерме минут эчендә җавап бирергә тиеш», — диелә хәбәрдә.
Әгәр дә әлеге мәгълүматлар туры килә икән, кулланучы авторизацияне уза алачак, ә аннары уникаль номер алачак. Аны, клиент нинди сервис куллануын күрсәтеп, операторның махсус реестрына кертәчәкләр.Абонент килешүне өзәргә теләсә, оператор бу хакта мессенджерга 24 сәгать эчендә хәбәр итәргә тиеш. Мессенджер тагын кулланучыга идентификация һәм яңадан авторизация үткәрергә тиеш була.
Төп яңалык шунда: мессенджерга турыдан-туры операторлар белән хезмәттәшлек итәргә туры киләчәк, ягъни кулланучыларны кушымтада СМС кодын кертүләрен сорау гына түгел.
Яңа нормалар буенча эшләүдән баш тарткан өчен, мессенджерга 1 млн сумга кадәр штраф һәм Россия территориясендә блокировка янаячак.

Комментарийлар