Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә «Калфак туе» үткәрәләр

9 мартта «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә күркәм гадәткә әверелгән һәм мәскәүлеләр, кунаклар яратып өлгергән «Калфак туе» үткәрә. Бу хакта «Урал татарлары» сайты...

9 мартта «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә күркәм гадәткә әверелгән һәм мәскәүлеләр, кунаклар яратып өлгергән «Калфак туе» үткәрә. Бу хакта «Урал татарлары» сайты хәбәр итә.
Әлеге бәйрәмдә тамашачылар вокал, татар биюе һәм уеннар, милли калфаклар тегү буенча мастер-классларда катнашачак. Бәйрәмгә танылган һәм яшь артистлар чакырыла. Алар халык һәм эстрада җырларын башкарачак.
Концертта Россия һәм Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова һәм «Мәдинә» дини музыка ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Роза Хәбибуллина һәм Әлфинә Әхмәтҗан, шулай ук Ринат Закиров, Альбина Сафина, Зөлфия Хәлилова, Дания Вахитова һ.б чыгыш ясаячак.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/05/182046/

Комментарийлар