Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдәге яшенле яңгыр безгә килеп җитәчәкме?

Кичә Мәскәүдә беренче язгы яшенле яңгыр яуды. «Һава температурасы көндез 15 грауска җитте, ә кичкә таба ишеп яңгыр яуды, яшен яшьнәп күк күкрәде» — дип язалар социаль челтәрләрдә.Беренче яшенне фотога...

Кичә Мәскәүдә беренче язгы яшенле яңгыр яуды. «Һава температурасы көндез 15 грауска җитте, ә кичкә таба ишеп яңгыр яуды, яшен яшьнәп күк күкрәде» — дип язалар социаль челтәрләрдә.
Беренче яшенне фотога һәм видеога төшерүчеләр дә күп булды.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне Татарстанда да яңгырлар көтелә. Gismeteo хезмәте хәбәр итүе буенча һава да шактый җылы, +8, 9 градус булачак. Кулчатырларыгызны алырга онытмагыз!
 
http://idel-tat.ru

Комментарийлар