Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдәге Яңа ел чыршысына Татарстаннан 105 бала китте

Татарстанна 105 бала Зур Кремль сараенда 25 декабрьдә узачак Яңа ел чыршысына китте.Әлеге тантаналы чарага 8 дән 13 яшькә кадәрге балалар чакырылды. Алар төрле дәрәҗәдәге олимпиада җиңүче, фәнни җәмәг...

Татарстанна 105 бала Зур Кремль сараенда 25 декабрьдә узачак Яңа ел чыршысына китте.
8052
Әлеге тантаналы чарага 8 дән 13 яшькә кадәрге балалар чакырылды. Алар төрле дәрәҗәдәге олимпиада җиңүче, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешма вәкилләре булучылар.

Шулай ук геройлык кылган балалар да чакырулар алды. Алар арасында 9 яшьлек малайны суда батудан коткарган 13 яшьлек Илфат Әюпов та бәйрәм кунагы булачак.
«Мин күпердә утырып балык тота идем, малай әлеге күпер буйлап велосипедта узганда елгага егылып төште. Мин моны күрдем, күпердән сикердем һәм аны тартып чыгардым. Ул вакытта миңа куркыныч булмады. Аннары әти – әниләр мактады, мәктәптә медаль бирделәр», - дип искә алды малай.

Елизавета Куркинаны вокал мәгълүматлары өчен чакырдылар – ул җиде ел инде җыр белән шөгыльләнә. «Йолдызлык»та җырлыйм, конкурсларда катнашам, шуның өчен мине Мәскәүгә җибәрәләр. Анда үземә бик күп яңа дуслар табарга телим», - диде ул.
Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова: «Ел саен Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан иң яхшы яшьләрне Кремльгә Президент чыршысына җыялар», – дип сөйләде.

Озатыр алдыннан балаларның документлары җентекләп тикшерелде, аларга ТАССР символикасы төшерелгән бүрек һәм шарф тапшырдылар. Моннан тыш, балаларга медицина күзәтүе үткәрелде. Табиблар сүзләренә караганда, Мәскәүгә баручы барлык балалар сәламәт.
Хәзер аларны Россия башкаласында ике көнлек сәфәр көтә. Балалар өчен шәһәр буенча экскурсия һәм төрле чараларда булу каралган.
 
Фото: Александр Эшкинин

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар