Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә зур хәләл фестивале үткәрелә

13-15 апрельдә Мәскәүдә изге Рамазан аена багышланган  Wandi Ramadan Bazar исемле фестиваль узачак.Чарада Россиядән һәм чит илләрдән, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Катара,...

13-15 апрельдә Мәскәүдә изге Рамазан аена багышланган  Wandi Ramadan Bazar исемле фестиваль узачак.
346063-innerresized600-600-29716623_2138253609533201_8223584133738135552_n
Чарада Россиядән һәм чит илләрдән, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Катара, Төркия, Сүрия, Бельгия, Марокко һ.б. дәүләтләрдән мөселман продукциясе җитештерүчеләр катнашачак. Фестиваль кунаклары мөселманнар өчен махсус Рамазан аена багышлап чыгарылган дизайнер киемнәре, хәләл бизәнү әйберләре һәм хушбуйлар, сәнгать әсәрләре, ювелир эшләнмәләр белән таныша алачак.
Шулай ук, оештыручылар мөселман илләренең милли ризыкларын авыз итәргә тәкъдим итәчәк, мәсәлән, Сүрия тәм-томнары, үзбәк пылавы һәм кулдан эшләнгән шоколад, дип яза  Islam-today .

Комментарийлар