Фото: Рамил Гали/архив
Ул бәйгенең “Заманча киенү модасында милли мотивлар” юнәлешендә катнашкан.
- Милли киемнәр бәйгесе 15 декабрьдә Мәскәүдәге Милләтләр йортында узган. Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән рәссам-модельерлар үз иҗаты белән таныштырган.
“Математика белән физиканы тирәнтер өйрәнү лицеен тәмамласам да, иҗат белән бик кызыксынам. Миңа рәсем ясау, шигырьләр язу, тегу, чигу бик ошый. Хәзер ала торган югары белемнәремнең берсе әдәбият һәм сәнгать белән бәйле. “Татар кызы-2018” бәйгесеннән соң мин көн дә кияргә яраклы булган заманча киемнәр тегәргә булдым”, - диде Әдилә Зәбирова.
Татар коллекциясе авторы сүзләренчә,бу аның мода өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе. “Бәйгедә катнашачагымны һичкем белмәде. Костюмнарның фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштыргач, танышларым, фотоларны күреп, шаккатты. Төрле чараларда чыгыш ясарга тәкъдим итә башладылар. Идеямне тормышка ашыруда әнием булышты. Аңа чиксез рәхмәтлемен”, - диде ул.
“Бүгенге яшь татар кызы, иртәгә кияүгә чыгып гаилә корачак, әни булачак. Һәм аның бурычы – мәдәниятебезне популярлаштыру, саклап калу һәм киләсе буынга җиткерү”, - дип уртаклашты Әдилә Зәбирова.
Комментарийлар