Мәскәүдә язучы Ринат Мөхәммәдиевнең иҗат кичәсе узачак
Мәскәүдә 10 декабрьдә Татар мәдәни үзәгендә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәг...
Мәскәүдә 10 декабрьдә Татар мәдәни үзәгендә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичәгә юбилярны котларга Казаннан, Уфадан һәм Мәскәүдән шагыйрьләр һәм язучылар, татар эстрадасы вәкилләре җыелачак. Анда Россия, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Идрис Газиев, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Ярамир Низаметдинов һәм башкалар булачак.
Ринат Мөхәммәдиев - Габдула Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Төркия халыкара премиясе, “Лотос” Азия һәм Африка илләре премиясе, Андрей Платонов исемендәге һәм Михаил Шолохов исемендәге премияләр лауреаты.
Иҗат кичәсенә керү ирекле.
Комментарийлар