Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә “Хәят” татар театр студиясе ачыла

8 февраль көнне Мәскәүдә “Хәят” татар театр студиясе эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.Киләсе җомгада, төгәл бер атнадан, теат...

8 февраль көнне Мәскәүдә “Хәят” татар театр студиясе эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.


Мәскәүдә “Хәят” татар театр студиясе ачыла



Киләсе җомгада, төгәл бер атнадан, театр студиясе ачык мастер-класс уздырачак.


“Хәят”тәге белем бирү программасы 4 дисциплинаны эченә алган. Болар: актерлык осталыгы һәм уен импровизациясе; сәхнәдә хәрәкәт һәм пластика нигезләре; сәхнә теле һәм ораторлык сәләте; тавыш “кую” һәм вокал.


Үзләрен иркен тотарга, халык алдында чыгыш ясарга өйрәнергә теләүчеләр, ана телендә, оялмыйча чыгыш ясарга, иҗат итәргә теләкләре булучыларны әлеге студиядә көтеп калалар.


Фото: vk.com/tatmsk

Комментарийлар