Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә Ураза бәйрәменә Мөхәммәд пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып килгәннәр

Мәскәүнең «Сокольники» паркында, Ураза бәйрәме уңаеннан, дин тотучы мөселманнар өчен беренче тапкыр Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) чәч бөртеген күрү мөмкинлеген оештырганнар, дип хәбәр итә «Интерфак...

Мәскәүнең «Сокольники» паркында, Ураза бәйрәме уңаеннан, дин тотучы мөселманнар өчен беренче тапкыр Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) чәч бөртеген күрү мөмкинлеген оештырганнар, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.
«Бу башкала мөселманнары өчен зур һәм көтелмәгән вакыйга булды. Бәйрәмне үткәргәндә ярдәм кулы сузган барлык волонтерларга ихлас рәхмәтемне белдерәм», - дигән Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов паркта җыелган мөселманнарга мөрәҗәгать итеп.
Мөфти үз вәгазендә Рамазан аеның традицияләре һәм йолалары хакында сөйләгән, бүгенге катлаулы шартларда кешеләр арасында игелекле мөнәсәбәтләрне саклауның әһәмиятенә басым ясаган, диелгән әлеге хәбәрдә.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар