Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә Тукай әкиятләре буенча комикслар проекты әзерләгәннәр

Беренчеләрдән булып бу татарча комиксларны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр.Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятләре буенча комикслар проектын Мәск...

Беренчеләрдән булып бу татарча комиксларны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр.
341
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятләре буенча комикслар проектын Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар дизайнерлары Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннартәкъдим итте.
Татар һәм рус телләрендәге аерым эшләнгән җыентыкларны Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә (ВДНХ) үткәрелгән “Күпмилләтле Россия” фестивалендә тәкъдим иткәннәр инде.
Ләйсән Мәрданшина әйтүенчә, татар телен аңламаучы яки аны начар белгән кеше дә комикс рәсемнәренә карап, әсәрнең нәрсә турында икәнен аңлый ала. 12 битлек бу җыентыклар әлегә аз гына тиражда басылып чыккан. Киләчәктә аларны күпләп бастыру ниятләнә икән.
Әле алай гына түгел, Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар традицион татар бизәкләрен һәм орнаментларын заманчалаштырып, свитшотлар, телефон тышлыклары, постерлар, открыткалар, календарьләр да әзерли.
Аларның төп максатлары – татар дизайнын дөнья күләмендә таныту, дип хәбәр итә Татар-информ ИА.

Комментарийлар