Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә «Тукай белән рухланган» документаль фильмын күрсәтәләр

Иртәгә, 6 мартта, Мәскәүдә «Вдохновленный Тукаем» документаль фильмын күрсәтәләр. Фото: архив/Салават КамалетдиновМилләтләр йортында кинорежиссер, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Николай Морозо...

Иртәгә, 6 мартта, Мәскәүдә «Вдохновленный Тукаем» документаль фильмын күрсәтәләр.
6076 Фото: архив/Салават Камалетдинов
Милләтләр йортында кинорежиссер, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Николай Морозов белән иҗади очрашу була, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Фильмның герое – Татарстанның халык артисты, Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «La Primavera» камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязов.
Фильмны караганнан соң, тамашачылар режиссерның иҗат юлы хакында сораулар бирә, картинаны төшерү процессы турында кызыклы фактлар белә алачак.
Картина 2011 елда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерелгән.
 
Николай Алексеевич Морозов 1947 елның 26 июнендә туган.
1981 елда Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын тәмамлаган.
2007 елдан алып бүгенге көнгә кадәр «ИМАН фильм» продюсерлык үзәгенең режиссер-операторы һәм сәнгать җитәкчесе.
25 тән артык документаль фильм авторы.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар