Мәскәүдә татарларга багышланган чара үтте
28 февраль Мәскәүдә Русиянең дәүләт балалар китапханәсе "Исәнме, күрше!" дип аталган яңа проект башлап җибәрде. Илдә яшәүче милләтләр белән таныштыручы бу чараның беренчесе татарларга багышланды.Китап...
28 февраль Мәскәүдә Русиянең дәүләт балалар китапханәсе "Исәнме, күрше!" дип аталган яңа проект башлап җибәрде. Илдә яшәүче милләтләр белән таныштыручы бу чараның беренчесе татарларга багышланды.
Китапханә мөдире Мария Веденяпина бу чараны ачып: "Без бу проектны Татарстанга, татар халкына багышлап ачабыз, чөнки татарлар Русиядә икенче урында торган халык. Русиядә, аерым алганда, Мәскәүдә күптөрле милләт яши. Әгәр дә без бергә яшибез икән, димәк, без бер-беребезне якыннан белергә, аңлашырга да тиеш. Якыннан белгәндә хөрмәт тә уяна. Мөнәсәбәтләр дә уңай якка дәвам итә. Бу бигрәк тә балаларга кирәк. Шушы проблемаларны уйлап без күршебездә кемнәр яши, алар нинди телдә сөйләшә, ул халыкның тарихы, гореф-гадәтләре нинди дигән сорау белән бу проектны тулыландырдык.
Алга таба чиратта безнең азәрбайҗаннарга, аннан соң беларусларга, адыгей, дагыстан, яһүд, әрмәннәргә багышланган чараларыбыз булачак. Безнең ул чаралар шушы ел дәвамында барачак", - диде.
Вәкаләтле вәкил урынбасары Азат Әхтәриев: "Татарда күрше хакы – Алла хакы дигән төшенчә бар. Шулай ук күршене без сайлап алмыйбыз, ул Алладан дип тә әйтәләр. Бу бик кирәкле һәм кызыклы проект", диде. Шулай ук ул китапханәгә Татарстан бүләкләрен дә тапшырды.
Очрашуга халык һәм балалар бик күп килгән иде. Хәтта утырырга урыннар да җитмәде. Күпләр аяк өсте басып карадылар тамашаны.
Бу чараны күп еллар Мәрҗани фондында эшләгән, хәзер инде балалар китапханәсендә эшләүче Юлия Володина алып барды. Ул чарага теләктәшлек күрсәткән Татарстанның вәкаләтле вәкиллегенә рәхмәт белдерде.

Комментарийлар