Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәмендә пылау фестивале була
25 мартта Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Нәүрүз-2018» гомумшәһәр бәйрәме кысаларында пылау фестивале үтәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезм...
25 мартта Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Нәүрүз-2018» гомумшәһәр бәйрәме кысаларында пылау фестивале үтәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Пылау фестивале иң яхшы ризык әзерләү буенча ярыш форматында узачак. Конкурста милли аш-су рестораннарында эшләүче шеф-пешекчеләр катнаша. Жюри составында кулинарлар гына түгел, милли диаспора вәкилләре, фуд-блогерлар да булачак.
Кунаклар игътибарына шулай ук көмеш бизәнү әйберләре, күннән тегелгән милли аяк киемнәре, кием-салым, савыт-саба, сөлге һәм ашъяулыклар, төрле сувенирлар тәкъдим ителәчәк. Нәни кунаклар өчен сувенирлар, курчаклар ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.
Бәйрәмнең төп сәхнәсендә вокал һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак. Концерт программасында Татарстанны җырчы Марсель Вагыйзов һәм «Сәйдәш» бию ансамбле тәкъдим итәчәк.

Комментарийлар