- “Мәрхәмәт байрагы астында” акциясе авыру балаларга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Чара кысаларында “Арт – футбол – Россия” фестивале 2007 елдан бирле үткәрелә.
Татар командасы составына «Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, танылган эстрада җырчылары Илнар Ялалов, Фәрит Низамиев, Риназ Фазлыйәхмәтов, Айрат Сафин һәм DJ Радик, татар чараларын алып баручылар Фәнил Вакказов белән Илшат Вакказов, Казан опера hәм балет театры артисты Якуп Галимов, Венера Ганиева студенты Инсаф Бәдретдинов керәчәк.
Команда футбол белән кызыксынучы һәм шөгыльләнүче артистлардан оешкан. “Без быел турнирда беренче тапкыр гына катнашабыз. Баруыбызның максаты – күреп кайту һәм Россия төбәкләреннән килгән 16 команда футболчылары, күренекле шәхесләре белән аралашу, танышу”, - диде Фәнил Вакказов.
“Арт – футбол – Россия” фестивалендә футбол белән иҗат үрелеп барачак. Командалар футбол гына уйнап калмас, үзләренең концерт номерларын да күрсәтер дип көтелә. Турнир зур концерт белән тәмамланачак.
Комментарийлар