Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә Ренат Ибраһимов концерты була

25 мартта Мәскәүдә Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов концерты була.Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә кунакл...

25 мартта Мәскәүдә Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов концерты була.
Россия. Казань. 16.05.2017 - Премьера фильма
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә кунакларын төрле жанрдагы программа көтә. Җырчының репертуарында опера, оперетта һәм мюзикл арияләре дә, классик һәм борынгы романслар да, популяр эстрада җырлары һәм дөнья күләмендәге хитлар да бар.
Ул рус, татар, инглиз, итальян һәм испан телләрендә җырлый. Җырчының гастрольләре Россиядә генә түгел, күп кенә чит илләрдә дә уза. Италия матбугаты аны «Рус Павароттие» дип атый.
Концерт Мәскәүдәге Тынычлык проспектында урнашкан 12 нче йортта 20.00 сәгатьтә башлана.
Ренат Ислам улы Ибраһимов – җырчы, режиссер, сценарийлар авторы, продюсер. 1947 елда Львов шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә туган. Балачагы Казанда узган, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының элеккеге солисты, биредә әйдәп баручы партияләр башкарган. 1974 елда Бөтенсоюз артистлар бәйгесендә беренче премиягә лаек була. 
 

Фото: Илнар Төхбәтов 


https://tatar-inform.tatar/news/showtime/02-03-2021/m-sk-d-renat-ibra-imov-kontserty-bula-5809979

Комментарийлар