Мәскәүдә “Исәнме, күрше!” Татар мәдәнияте көне узачак
Россия дәүләт балалар китапханәсе “Исәнме, күрше!”/“Здравствуй, сосед!” проектын – Россиядә яшәүче күп санлы халыкларның бай мәдәнияте һәм әдәбиятына багышлаган бәйрәмнәр сериясен тәкъдим итә. Проект...
Россия дәүләт балалар китапханәсе “Исәнме, күрше!”/“Здравствуй, сосед!” проектын – Россиядә яшәүче күп санлы халыкларның бай мәдәнияте һәм әдәбиятына багышлаган бәйрәмнәр сериясен тәкъдим итә.
Проект 28 февраль 12.00дә Мәскәүдә Татар мәдәнияте көненнән башлана. Чара Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән оештырыла.
Бәйрәм кунаклары татар халык уен кораллары, җыр һәм бию коллективлары чыгышларын, көнкүреш әйберләре күргәзмәсен карау, милли кәсепләр, сынлы сәнгать һәм бию буенча мастер-классларда катнашу, тарихка бәйле кызыклы лекция тыңлау мөмкинлегенә ия була. Моннан тыш, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуы, шулай ук татар халык шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аларның шигырьләре татар һәм рус телләрендә укылачак. Концерт залы фойесында татар мили ашлары буфеты оештырыла.
Китапханәнең уку залларында татар халык әкиятләре һәм риваятьләре тупланган китаплар, шулай ук күренекле татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләре, юл күрсәткечләр, тарихи һәм фәнни-танып белү басмалары урын алган күргәзмәләр эшләячәк.

Комментарийлар