Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә спорт кибетендә сатып алган суны эчкәннән соң, ике кызның эчке органнары пешкән

Тикшерүчеләр массакүләм-мәгълүмат чараларында ике кызның спорт кибетеннән сатып алган суны эчкәннән соң пешүе турындагы хәбәр чыккач, тикшерү башлаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенч...

Тикшерүчеләр массакүләм-мәгълүмат чараларында ике кызның спорт кибетеннән сатып алган суны эчкәннән соң пешүе турындагы хәбәр чыккач, тикшерү башлаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Массакүләм-мәгълүмат чараларында ике кызның спорт кибетеннән сатып алган суны эчкәннән соң, эчке органнары химик пешү алуы турындагы хәбәрдән соң тикшерүгә кадәрге сораштыру оештырылды”, - диелгән хәбәрдә.
Массакүләм-мәгълүмат чаралары материалларыннан күренгәнчә, йөгергәннән соң, кызлар йөгерүчеләр өчен ял урыны һәм су булган кибеткә кергән. Су эчкәннән соң алар үзләрен начар хис иткән һәм 23 июль төнендә эчке органнары химик пешү белән Мәскәү клиникаларының берсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
 
Фото: https://pixabay.com
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар