Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә «Без — 41нче ел балалары» нәфис фильмы күрсәтелә

24 февральдә 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең Үзәк кинематографистлар йортында «Без — 41нче ел балалары» дигән нәфис фильм премьерасы була. Кино Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча төше...

24 февральдә 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең Үзәк кинематографистлар йортында «Без — 41нче ел балалары» дигән нәфис фильм премьерасы була. Кино Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча төшерелде.
Фильм педагогика училищесы укучыларының сугыш елларындагы авыр язмышы турында сөйли. Режиссер совет хәрби киносы стиленә якынаю өчен фильмны аклы-каралы төстә төшергән. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фильмны Татарстанның «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова һәм фильм режиссеры Әмир Галиәскәров тәкъдим итәчәк.
Кинога керү бушлай, әмма Кино йорты сайтында теркәлергә кирәк.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/05-02-2022/m-sk-d-bez-41nche-el-balalary-n-fis-filmy-k-rs-tel-5848709

Комментарийлар