Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәү татарлары ана теле белемнәрен тикшерү буенча яңа интеллектуаль уен оештыра

Мәскәү яшьләре татар теле белемнәрен тикшерү буенча "Чикләвек" дип аталган яңа интеллектуаль уен башлап җибәрә. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге кар...

Мәскәү яшьләре татар теле белемнәрен тикшерү буенча "Чикләвек" дип аталган яңа интеллектуаль уен башлап җибәрә. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы яшьләр советының Инстаграм битендә хәбәр ителә. 
"Чикләвек" - кызыклы мәсьәләләрне яктырта торган креатив, тапкыр яшьләр өчен татар дөньясы буенча мавыктыргыч квиз", - диелгән әлеге хәбәрдә.
Уеннар 16 февраль көнне сәгать 18.00да башлана.
Оештыручылар әйтүенчә, чарада теләгән һәркем катнаша ала.
Тулырак мәгълүмат @chiklever_quiz Инстаграм аккаунтында.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/29/179744/

Комментарийлар