Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәү Сабан туена 250 меңнән артык кунак килгән

21 июльдә Мәскәү Халыкара “Сабан туе - 2018” фестиваленә 250 меңнән артык кунак килгән. Фото: tatarstan.ruМәскәүнең Татар милли-мәдәни үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге мәгълүмат фестивальне...

21 июльдә Мәскәү Халыкара “Сабан туе - 2018” фестиваленә 250 меңнән артык кунак килгән.
print_4115727_3108945 Фото: tatarstan.ru
Мәскәүнең Татар милли-мәдәни үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге мәгълүмат фестивальнең оештыру комитеты утырышында игълан ителгән.
Сабан туенда 500 артист чыгыш ясаган, ә фестивальне уздыруда 1 мең оештыручы һәм 300 волонтер хезмәт куйган.
Фестиваль елдагыча “Коломенское” музей-тыюлыгы мәйданында үткәрелде. Аны оештыруда Мәскәү, Татарстан, Башкортстан Хөкүмәтләре, шулай ук Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе катнашты. Бәйрәмнең сәнгать җитәкчесе Европа күләмендә танылган режиссер Ханс-Йоахим Фрай булды.
Мәскәү Сабан туена көтелмәгән күчтәнәч - 2018 килограммлы чәкчәк пешерелде.
4fsnxxxzxck
Кунаклар өчен дөньяның 6 ягы белән исемләнгән 6 сәхнәдә чыгышлар барды. Шулай ук Көнчыгыш ярминкәсе, “Игелекле күршеләр урамы” дип аталган милли чатырлар аллеясы, күргәзмәләр, аттракционнар һәм мастер-класслар эшләде.
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар