Мәскәү өлкәсендә М.Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан булдырылган истәлек медальләре тапшырылды
Шушы көннәрдә Пушкино шәһәрендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан булдырылган...
Шушы көннәрдә Пушкино шәһәрендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан булдырылган истәлек медальләре белән Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге рәисе урынбасары, Домодедово шәһәр округындагы җирле бүлекчә рәисе Ренат Баһаветдинов һәм Коломна шәһәр округындагы җирле бүлекчә рәисе Ренат Әхмәтҗановны бүләкләде. Медальләрдән тыш, аларга шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Быел Мәскәү өлкәсенең Татар милли үзәге, шушы өлкәнең Н.К.Крупская исемендәге Дәүләт фәнни китапханәсе белән берлектә, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, аның исемен мәңгеләштерү һәм иҗатын популярлаштыру юнәлешендә зур эш башкарды. Алар тырышлыгы белән Мәскәү өлкәсенең 100ләп китапханәсендә бу истәлекле датага багышланган күп санлы чаралар, аерым алганда, әдәби, шигъри кичәләр, укучылар белән очрашулар, викториналар һәм китаплар күргәзмәләре оештырылды. Үзәкнең җирле бүлекчәләре җитәкчеләре төбәкнең муниципаль берәмлекләрендә бу юнәлештә китапханәчеләр белән берлектә нәтиҗәле эшләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: өлкә китапханәләренең шактыенда бу эш күп еллар рәттән уздырыла.
Бу хакта Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комментарийлар