Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәү бренды футболчы бүрене мөселманча "киендергән"

Билгеле булганча, Россиядә узачак футбол буенча Дөнья чемпионаты символы итеп бүре сайланды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы. Фото://vestikamaza.ruГореф-гадәтләрне, мәдәни кыйммәтләрне һәм үз иленең ге...

Билгеле булганча, Россиядә узачак футбол буенча Дөнья чемпионаты символы итеп бүре сайланды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
430f90236cb55893c9b125f912371f90 Фото://vestikamaza.ru
Гореф-гадәтләрне, мәдәни кыйммәтләрне һәм үз иленең геройларын заманчалаштырып, якты принтлар белән бирүче "Mother Russia" россия бренды әлеге бүре-символны да үзенчәлекле итеп ясаган. Компаниядә Дөнья чемпионаты-2018 узачак шәһәрләр өчен үз символларын уйлап тапканнар. Бераз "Ну, погоди!" мультфильмы героен хәтерләтүче Казан бүресенә алар мөселман чапаны, түбәтәй кидергәннәр һәм кулына дисбе тоттырганнар.
d0ad1a3145b111cf8de3d282bcd3a68c
 
Дөнья чемпионатына башка брендлар да спорт киемнәренә үз принтларын әзерләгән. Мәсәлән, Казан өчен "Адидас" футболкасында рубин төсендәге фонда футбол тубы тоткан Зилант төшерелгән.
61bf512e105a019c77310dfb27fca08a
 

Комментарийлар