Логотип «Мәйдан» журналы

Меңләгән Россия туристы Болгариядән өйләренә кайта алмый

 Болгариядән өйләренә 9 сентябрьгә кадәр әйләнеп кайтырга тиешле меңләгән Россия туристы түләнгән авиабилетларын куллана алмый. Бу хакта Ростуризмда хәбәр итәләр.— Хәзерге вакытта Болгариядә 1 ме...

 
Болгариядән өйләренә 9 сентябрьгә кадәр әйләнеп кайтырга тиешле меңләгән Россия туристы түләнгән авиабилетларын куллана алмый. Бу хакта Ростуризмда хәбәр итәләр.
— Хәзерге вакытта Болгариядә 1 мең тирәсе Россия туристы бар. Алар Bulgaria Air авиакомпаниясе рейслары белән 9 сентябрьгә кадәр өйләренә кайтырга тиеш иде. Әмма хәзерге вакытта түләнгән хезмәтне куллана алмыйлар, - диелә ведомство сайтында.
Ростуризм мәгълүматлары буенча, узган җомгада Болгариянең "Ной тревел" компаниясе Болгариягә һәм аннан кире кайту өчен авиабилетлар белән эшләүче "Турово" Россия туроператоры белән чартер программасы буенча хезмәттәшлекне вакытыннан алда туктатты. Нәтиҗәдә, россиялеләр тарафыннан түләнгән билетлар яңадан сатуга җибәрелгән.
 
Фото: © РИА Новости/Дмитрий Коробейников
 

Комментарийлар