Логотип «Мәйдан» журналы

Менделеевскида халык иҗаты XX фестивале була

Менделеевскида быел Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышлап халык иҗаты XX фестивале үткәреләчәк.Мәдәният идарәсе башлыгы Екатерина Шиһапова республика предприятиеләренең барлык коллективларын ф...

Менделеевскида быел Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышлап халык иҗаты XX фестивале үткәреләчәк.mendelevsk
Мәдәният идарәсе башлыгы Екатерина Шиһапова республика предприятиеләренең барлык коллективларын фестивальдә катнашуны оештырырга чакырды, шулай ук халык иҗаты XX фестивален үткәрү форматы турында сөйләде. Бу турыда «Менделеевские новости» хәбәр итә.
«Быел фестивальнең темасы «Туган тел - халык күңеле» дип аталган», - диде җитәкче.
Концертлар февральдә башлана. Беренчесе Илнәт авылында узачак. Гала-концерт беренче май бәйрәмнәрендә планлаштырылган.
Халык иҗаты фестивале шәһәрнең предприятие, оешма, бюджет учреждениеләре арасында үткәрелә. Ул халык арасында әхлакый, рухи, патриотик һәм мәдәни кыйммәтләрне арттыру максатыннан үткәрелә.
 

Фото: «Менделеевские новости»


https://tatar-inform.tatar/news/culture/21-01-2021/mendeleevskida-halyk-i-aty-xx-festivale-bula-5800480

Комментарийлар