Менделеевск яшьләре Мәскәү өлкәсендә семинарда катнашты
Менделеевск районы Монай җирлеге командасы Мәскәү өлкәсендә булды һәм "Авыл инициативасы инкубаторы" федераль проекты кысаларында семинарда катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Бу авылларның комп...
Менделеевск районы Монай җирлеге командасы Мәскәү өлкәсендә булды һәм "Авыл инициативасы инкубаторы" федераль проекты кысаларында семинарда катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бу авылларның комплекслы үсеш проектларын гамәлгә ашыру максатыннан Татарстан аграр яшьләр берләшмәсе Менделеевск бүлегенең Бөтенроссия бәйгесендә җиңүе ярдәмендә мөмкин булды.
Командага авыл җирлеге башлыгы, бизнесменнар, гражданлык активистлары, социаль мөһим объектлар хезмәткәрләре, авыл җирлегендә яшәүче актив яшьләрнең бер өлеше керде.
– Экспертлар белән берлектә авыл территориясенә анализ һәм бәя бирелде һәм үсеш программасы фаразы булдырылды. 2019 елның октябрендә безнең команда Авыллар инициативасы форумы кысаларында үз эшләренең йомгакларын тәкъдим итәчәк, – дип аңлатма бирде катнашучыларның берсе Артем Мессеев.
Катнашучылар сүзләренчә, сайлап алынган командалар ел дәвамында халыкара форматта укулар уза, әйдәп баручы тренерлардан экспертлы яклау ала, белгечләр җитәкчелегендә үз торак пунктларының комплекслы проектларын булдырып, территорияләрдә проектларны тормышка ашыру өчен инвестицияләр эзләү максатында сессияләрдә катнаша алалар.

Комментарийлар