Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәптә Яңа ел булмаска мөмкин?

Мәгариф министры урынбасары мәктәптә Яңа елны уздыруны ата-аналар хәл итәргә тиеш диде.Мәктәпләрдә Яңа Ел бәйрәм чаралары үткәрүен ата-аналар узләре хәл итәргә тиеш, ди Татарстан Республикасы фән һәм...

Мәгариф министры урынбасары мәктәптә Яңа елны уздыруны ата-аналар хәл итәргә тиеш диде.


christmas-tree-708002_960_720



Мәктәпләрдә Яңа Ел бәйрәм чаралары үткәрүен ата-аналар узләре хәл итәргә тиеш, ди Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат пресс-конференциясендә әйтте.
“Яңа ел алдыннан ата-аналарда бәйрәмне мәктәптә артистларны чакырып, бүләкләр таратып уздыру хакында сораулар туа. Без һәрвакыт бу мәсьәләне үзләренең көчләреннән чыгып хәл итәргә тәкъдим итәбез. Чөнки укытучылар һәм ата-аналар арасында бәйрәм уздырырлык талантлы кешеләрне табып була. Шуңа күрә монда бернинди дә басым булырга тиеш түгел”, ди ул.
Наталья Гречанникова фикеренчә, әгәр дә ата-аналар артистларны чакырып, балалары өчен тантана уздырырга телиләр икән, акча җыю һәм башка тәкъдимнәр ата-аналар җыелышында 100 процент хуплау алып кына гамәлгә кертелергә тиеш.
 
Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар