Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәптә психология укытылачакмы?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәктәп программасына психология фәнен кертергә тәкъдим итә.Бу фикерне Зураб Кекелидзе әйтә. Медицина фәннәре докторы фикеренчә, балалар яңа фәнне өченче сыйныфтан...

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәктәп программасына психология фәнен кертергә тәкъдим итә.

Бу фикерне Зураб Кекелидзе әйтә. Медицина фәннәре докторы фикеренчә, балалар яңа фәнне өченче сыйныфтан ук өйрәнергә тиеш. Моннан тыш, Зураб Кекелидзе балалар психиатрларына белем бирү сыйфатын яхшырту мәсьәләсенә дә кагылды. Профессор Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге профиль буенча укыту вакытын 3 елга кадәр озайтырга ниятли, дип билгеләде. Россия мәктәпләрендә тәрбия программалары мониторингы башланырга мөмкин. Чөнки мәгариф учреждениесенең ике төп функциясе — тәрбия һәм белем бирү. Беренчесенә игътибар күпкә азрак.


Фото: bash.news сайтыннан.

https://kiziltan.ru/

Комментарийлар