Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәпләрдә татар телен тергезү: әле кичә үк ниләр эшләргә кирәк иде?

Мәскәү татарлары штабы җәмәгать эшлеклеләре арасында гына түгел, Татарстан хөкүмәтендә дә, руханилар һәм дини оешмалар вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, эшкуарлар – бер сүз белән әйткәндә, татар мәдәниятенең, традицияләренең һәм туган телнең кадерен белүчеләр алдында зур абруй казанды.

Чирек гасыр дәвамында Штаб үз бурычларын үтәп килә, үз йогынтысының географиясен киңәйтә барып, телебезне, традицияләребезне саклау һәм үстерү юнәлешендә туктаусыз хәрәкәт итә.
rostem-yamaliev
 
Иң зур проблема
Ләкин шунысын билгеләп үтми булмый: татар телен саклау һәм үстерү өчен зур көч куела дигәндә дә, бик зур проблема калыкты, ул – элеккеге белем бирү системасының җимерелүе, һәм шуңа бәйле туган телдә сөйләшүчеләрнең кимүе. 2010 елда уздырылган җанисәп Россиядә 5 310 649 татар кешесе яшәгәнен һәм шуларның 4 280 718 е татар телендә сөйләшкәнлеген күрсәткән иде. Һәм татар телен ана теле итеп танучылар саны 2002 ел белән чагыштырганда 1 066 988 кешегә кимрәк булып чыккан иде. 2021 елгы халык исәбен алудагы саннар әлегә рәсми рәвештә игълан ителмәде, һәм аларның бик үк куркыныч булмаячагына өметләнәсе килә.
Статистика йомгакларын тыныч кына көтеп утырмыйча, Татарлар штабы инде чаң суга: мәктәпләрдә фәннәрнең беркадәре булса да татарча укытылмаса, рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең аз комплектлы сыйныфлары оештырылмаса, тагын егерме биш елдан татар әдәби теле, һәм аның артыннан әдәбияты белән мәдәнияте дә юкка чыгачак.
Милли белем бирү системасында җитешсезлекләр 2007 елда БДИ кертелгәннән соң барлыкка килде. Россия законнары нигезендә чыгарылыш имтиханнары бары рус телендә тапшырылырга тиеш, һәм бу татар мәктәпләрендә укучыларга да кагыла. 2017 елда татар телен укыту мәҗбүри булудан туктап, аның урынына факультатив сәгатьләр кертелү тагын бер зур һөҗүм булды. Әлеге «Телләр турындагы декрет»ның ачы җимешләрен татырга мәҗбүрбез: халык саны буенча илдә икенче урында торучы милләтнең теле кухняда аралашу өчен генә яраклыга әйләнеп бара.
Мәгарифтәге үзгәрешләр ата-аналарның милли үзаңын үстерүгә тискәре йогынты ясый: алар хәзер балаларын милли тирәлектән читләштерергә мәҗбүр. Бу нисбәттән Мәскәүдәге бердәнбер 1186 нчы  татар мәктәбе мисалы гыйбрәтле. Биредә тулы сыйныфлар туплау елдан-ел кыенлаша бара. Татарстандагы татар гимназияләре дә акрынлап үз позицияләрен югалта киләләр.
Гомуми белем бирү мәктәпләрендә туган телләрне укытуны оештыру закон белән катлауландырыла. Хәзер милли мәктәп һәм ана телендә белем алу РФ халыкларының телләрен өйрәнүгә кайтып калды, моның өчен атнага ике сәгать билгеләнгән. «Россия халыкларының телләре»нә, әлбәттә, рус теле дә кертелгән. Шул рәвешле, татар телен белмәүче, яки начар белүче татарлар да өстәмә ике сәгатьтә рус телен өйрәнүне сайлый булып чыга.
Татар теле укытучылары җитмәү, дәреслекләр кытлыгы да проблемага әйләнә бара. Моннан берничә ел элек Татарстанда 4,5 мең татар теле укытучысы булса, бүгенге көндө – 3,3 мең. Ә ил күләмендә алар бөтенләй дә дефицит.

Ниләр эшләнде?
Татарстан хакимияте федераль дәүләт белем бирү стандартларын үзгәртүгә ирешә алды, татар теле, дәүләт теле буларак, республика мәктәпләрендә барлык милләт балаларына да укытыла ала. Димәк, хәзер ата-аналар балаларына дәүләт телен – татар телен укытуны сайлый ала. Ләкин биредә туры килергә тиешле шартлар бар: әти-әниләрнең теләк белдерүе, ата-аналар комитетының ризалык бирүе өстенә, мәктәп укытучылар, аерым сыйныф бүлмәсе, методик кулланмалар һәм дәреслекләр белән тәэмин ителгән булырга тиеш.
Сулып баручы милли мәгарифне Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев казанышы – «Адымнар» полилингваль мәктәпләре коткарыр дигән ышаныч бар. Алар Казанда, Чаллыда, Түбән Кама, Әлмәттә, Актанышта һәм Алабугада эшли инде. Әлеге проект нигезендә балалар рус, татар, инглиз телләрендә белем алырга, милләтара татулык рухында тәрбияләнергә тиеш. Балаларын «Адымнар»да укытырга теләүчеләр күп. Әмма бөтен республика өчен алты мәктәп – ул бик аз, һәм татар җәмәгатьчелеге моның белән канәгать булып, үз-үзен чикләргә тиеш түгел. Алга таба вазгыятьне тамырдан үзгәртү өчен барыбызга бер булып тырышырга кирәк.
 
Уңышка ирешүнең алты юлы
Хәлне уңай якка үзгәртү юллары нинди соң?
Беренчесе: полилингваль мәктәпләр челтәрен киңрәк җәелдерү. Шундый ук комплексларны татар гимназияләрендә дә үстерергә кирәк, чөнки аларда әле татар телендә белем бирүне сакларга тырышучы энтузиастлар бар.
Икенчесе: гомуми белем бирү мәктәпләрендә туган телне өйрәнүче татар төркемнәре ачу. Федераль стандартларда билгеләнгәнчә, хәтта рус мәктәбендә дә атнага ике сәгать татар телен өйрәтүгә керешү өчен сыйныфка җиде-сигез укучы туплау җитә. Мондый төркем туплау Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә бик мөмкин.
Өченче юл: татар теле һәм әдәбияты укытучылары хәзерләүне көчәйтү. Бу юлда сыналган методика һәм алдынгы тәҗрибәләр куллану уңышлы булачак. Әйтик, Казандагы «СОлНЦе» (специализированный олимпиадно-научный центр) мәктәбе директоры Павел Шмаков тәҗрибәсен. Әлеге мәктәпнең үз уникаль программасы, белем бирү процессын күзаллавы бар. Ә бит анда укучыларны сайлап алмыйлар, бәлки булганнарын тәрбияләп үстерәләр.
Дүртенче: милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын истә тотарга. Милләтне һәр кеше үзе сайлый. Ә бу юнәлештә эшне бик кечкенәдән башларга кирәк. Балаларга ана теленең аһәңен сеңдерү белән бергә, аны буыннан-буынга тапшыру өчен белергә, сакларга, үстерергә кирәклеген дә төшендерергә бурычлыбыз. Бүгенге көндә яшь әти-әниләр белән дә эшләргә тиешбез. Җәмгыятебезнең киләчәге, милләтебезнең андагы урыны һәм роле турында уйлана белгән яшь кеше «Татар теле нигә кирәк соң ул?» дигән сорау бирмәс.
Бишенче юнәлеш: сәяси һәм иҗтимагый көчләргә таянып, мәгариф системасында реформалар үткәрүне дәвам итү. Предметларны үз телләрендә үзләштерү, моның өчен кирәк булачак сәгатьләр саны – боларны халыклар үзләре билгеләргә тиеш. Законнарга үзгәрешләр кертү тәкъдимнәре белән чыгыш ясау өчен депутатлар алдан әзер булырга, ягъни мәгариф хезмәткәрләренең тәҗрибәсен күрергә тиеш.
Алтынчы: эшкуарларны татар милли мәктәпләре ачуга җәлеп итү. Революциягә кадәр үк мәчетләр каршында мәктәпләр ачылган, алар меценатлар хисабына яшәгән, эшләгән. Әлеге уку йортларында гыйлемле, зыялы шәхесләр тәрбияләнгән. Совет хакимияте чорында туктатылган мондый тәҗрибәне тергезеп булыр иде, әнә бит, мәчетләр салдыруга үз өлешләрен кертергә әзер торучылар аз түгел.
 
Соң түгел
Татар телен саклау һәм үстерүнең беренче өч юнәлешенә аеруча басым ясау, һәм бу эшкә кичә үк тотыну кирәк иде. Әмма бүген дә соң түгел.
Милли мәгарифтә реформа кирәклеге һәм моның өчен бөтен көчкә тырышырга туры киләчәге турында Татарлар штабы җәмәгатьчелеккә туктаусыз искәртеп тора. Татар кешесе һәрвакыт көчле рухлы булган, гыйлемгә омтылган. Шушы күркәм сыйфатлар безгә кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Бары тик бердәм булырга, проблемаларны хәл итүгә ныклап тотынырга кирәк. Без бит телебезне сакларга һәм үстерергә телибез, ә моның өчен шартлар, ягъни реформалар кирәк. Сабан туйлары, эстрада концертлары булыр, ун-унбиш ел саен яңа исемнәр дә чыгып торыр, ләкин телне өйрәнүдән туктасак, татар милләтенең милләт булып сакланып калуы мөмкинме соң?
Милли традицияләр саклансын өчен җан атучы укытучылар, җитәкчеләр, ата-аналар һәм балалар бар. Аз комлектлы татар сыйныфы туплау һәр мәгариф учреждениесенең дә хәленнән килә. Шушы беренче адымны атламый торып, алга бару мөмкин түгел. Ә моның өчен аңлату эше алып барырга кирәк. Милләтебезнең төп көче – язучы һәм шагыйрьләр, педагоглар, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, сәясәтчеләр – телебезне яшәтү һәм үстерүдә таяныч булып торалар.
Татар милли конгрессы җитәкчелеге, Мәскәүдәге милли хәрәкәтнең оештыручысы буларак, туган телне саклау һәм үстерү тиешле югарылыкта булсын өчен, эстафетаны актив позициядәге гражданнарга тапшыру яклы. Кул кушырып утырсак, ун-унбиш елдан телсез калуыбыз да ихтимал. Шуңа күрә беренче адымны кыю атларга – полилингваль мәктәпләрне һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар сыйныфларын мөмкин булганча күбрәк ачарга кирәк. Шул очракта гына милләтебез чәчәк атар, сабыйларыбызның теле ана телендә ачылыр.

 

Рөстәм ҖАМАЛИЕВ,

Мәскәү эшмәкәре, Татар штабы җитәкчесе


 

 

 

 

 

 

Комментарийлар