Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәпләрдә ике яңа вазифа барлыкка киләчәк

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә "өлкән укытучы" һәм "әйдәп баручы укытучы" дип аталган яңа вазифалар кертү турында карар проектын чыгарды. Тиешле документ норматив-хокукый актлар проектларының...

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә "өлкән укытучы" һәм "әйдәп баручы укытучы" дип аталган яңа вазифалар кертү турында карар проектын чыгарды. Тиешле документ норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Документ нигезендә, билгеләнгән таләпләр белән беррәттән, "өлкән укытучының" вазифаларына педагогик хезмәткәрләрнең гомуми белем бирү программалары компонентларын эшләүдә катнашуын проектлау һәм координацияләү, педагоглар эшчәнлеген методик яктан тәэмин итү керә.
"Әйдәп баручы укытучы" вазифаларына укытучыларны, психологларны, дефектологларны, социаль педагогларны эшкә интеграцияләү, педагогик остазлык керә.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185110/

Комментарийлар