Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәпләр төзү программасы тулысынча тормышка ашырылачак

Педагогларның Бөтенроссия август конференциясендә чыгыш ясаганда Медведев мәктәп белем бирү инфраструктурасыннан башка мәгариф үсеше һич кенә дә мөмкин була алмый, дип белдерде. “Без Хөкүмәттә моның ш...

Педагогларның Бөтенроссия август конференциясендә чыгыш ясаганда Медведев мәктәп белем бирү инфраструктурасыннан башка мәгариф үсеше һич кенә дә мөмкин була алмый, дип белдерде.
medved0612
“Без Хөкүмәттә моның шулай икәнен беләбез. Нәкъ менә шуңа да акча мәсьәләсе бик кыен булганда да ил масштабында яңа балалар бакчалары төзү һәм сафка бастыру программасы алга чыгарылды. Һәм без хәзер мәктәпләр төзү программасына күчтек”, - дип китерә РФ Премьеры сүзләрен "РИА Новости".
“Һәм менә биредә, безнең киңәшмәдә ничек кенә булмасын, әлеге программаны ахыргача үтәп чыгачагыбызга ышандырам. Чөнки без барысын да ачык аңлыйбыз, яхшы законнар да кабул итәрбез, бик әйбәт дәреслекләр дә язылыр, хезмәт хакын да күтәрербез, әмма аларга беркая да шөгыльләнү мөмкинлеге булмаса - безнең мәгариф деградация кичерәчәк, укытучының абруе бетәчәк, нәтиҗәдә, барсы да бик аяныч тәмамланачак, - дип белдергән Хөкүмәт башлыгы.
Д.Медведев сүзләренчә, Россиядә шушы ун ел эчендә бик күп укучылар укытырлык көчле белем йортлары төзергә кирәк. “Бу дәүләт алдында торган бик зур бурыч – 2025 елга кадәр 6,5 млн урын булдыру дигән сүз. Исегезгә төшерәм: быел без әлеге программаны башлап җибәрү өчен 25 миллиард сум акча тотуны планлаштырдык. Программа инде эшли башлады. Быел ул безгә якынча 50 мең урын, ә бу исә якынча 100 мәктәп дигән сүз, бирәчәк”, - дип билгеләп үткән ул.
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар