Мәктәп укучыларын наркотиклар куллануга карата тикшерәләр
Россиядә мәктәп укучыларын, әти-әниләре белән килештереп тормыйча гына, наркотик матдәләр куллануга мәҗбүри тикшерергә тәкъдим итәләр.РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына бу тәкъдимне штаттан тыш баш на...
Россиядә мәктәп укучыларын, әти-әниләре белән килештереп тормыйча гына, наркотик матдәләр куллануга мәҗбүри тикшерергә тәкъдим итәләр.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына бу тәкъдимне штаттан тыш баш нарколог Евгений Брюн җиткергән, дип хәбәр итә “RT” сайты.
16 яшьтән өлкәнрәк булган укучылар үз теләге һәм әти-әнисе ризалыгы белән шундый тестларны тапшыра инде. Шулай да Евгений Брюн фикеренчә, бу гына аз, ул яшүсмерләрне ешрак тикшерү кирәклеген ассызыклый.
“Ешрак тикшерү өчен законнарны үзгәртергә кирәк. Шик туган саен тикшерү мөмкинлеге булсын өчен без хәзер Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм аннан соң Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә җыенабыз. Укучының үз-үзе тотышы шик уята башласа, дәресләрне еш калдырса, элек наркотиклар кулланганы билгеле булса, мәктәп җитәкчелеге аны үзе яки балигъ булмаган балалар эшләре комиссиясе аша тикшерүгә җибәрер өчен мөмкинлеге булырга тиеш”, – дигән фикерне белдерә нарколог. Аның сүзләренчә, мәктәп укучыларын наркотиклар куллануга тикшерү ВИЧ эпидемиясенә каршы көрәш чарасы да булып тора.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге мәсьәлә якын вакытта тикшереләчәген әйткәннәр.

Комментарийлар