Логотип «Мәйдан» журналы

Мәккәгә Татарстаннан 800гә якын хаҗи килеп җитте, тагын 300-е – юлда

Бүгенге көндә хаҗ сезоны башланганнан бирле Согуд Гарәбстанына 800гә якын татарстанлы килеп җитте, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте. Фото: http://dumrt.ruАлар барысы да...




Бүгенге көндә хаҗ сезоны башланганнан бирле Согуд Гарәбстанына 800гә якын татарстанлы килеп җитте, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте.





img_20180807_wa0039 Фото: http://dumrt.ru





Алар барысы да кунакханәләргә урнаштылар һәм кече хаҗ – ихрамга керергә, гомрә үтәргә керештеләр. Бу – кешенең хаҗ гамәлләрен үтәргә ниятләвен аңлата. Моннан тыш, Татарстан Республикасыннан тагын 300 хаҗи юлда бара. 2018 елда Татарстан Республикасына хаҗ кылу өчен 1800 урынлык квота бүлеп бирелде. Иң зур делегация 247 кешелек 5 төркем Казаннан 11 августта 05.00 сәгатьтә Казан – Мәдинә туры рейсы белән очып китәчәк. Соңгы төркем Согуд Гарәбстанына 15 августта китәчәк.



 

Комментарийлар