Мәйданлылар очрашуларда
«Мәйдан» журналын алга табан да укучылар арасында пропагандалау һәм подписка уздыру максатыннан, редакция коллективы республика районнарында, Башкортостан, Удмуртия өлкәләрендә, авыл-шәһәрләрдә төрле...
«Мәйдан» журналын алга табан да укучылар арасында пропагандалау һәм подписка уздыру максатыннан, редакция коллективы республика районнарында, Башкортостан, Удмуртия өлкәләрендә, авыл-шәһәрләрдә төрле очрашулар уздыра.
- Алабуга шәһәрендә «Мин сөйлим анам телендә...» дип исемләнгән яшьләр фестивале КФУның Алабуга филиалы һәм Алабуганың 1нче татар гимназиясендә мастер-класслар һәм язучылар белән фикер алышулар, ә «Иллюзион» кинотеатры бинасында әдәби музыкаль кичә форматында үтте. Анда Казаннан: Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы-шагыйрьләр Марат Закир, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәнил Гыйлаҗев, Яр Чаллыдан: Факил Сафин, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова катнашты.
- Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фәнәвис Дәүләтбаевның Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә иҗат кичәсеүтте.
- Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистика өлкәсендә Бәллүр каләм иясе Илдус Диндаровның 70 яшьлек юбилей чарасы узды.
- Чаллының 52 нче мәктәбендә Балык Бистәсе районыннан чыккан әдипләр белән очрашу булды.
- Яңа Чишмә районы Акбүре мәктәбендә язучы Шамил Шәйдуллинның 80 еллыгы уңаеннан узган конференцияда Чаллы язучылары: Факил Сафин, Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Фәттахова чыгыш ясадылар.
- Дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендә, Мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Чаллының ике мәгариф оешмасында булдылар. Министр урынбасары фикеренчә, милли мәктәпләрнең бурычы – татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү һәм ата-аналарның нәкъ шул телне туган тел итеп сайлауларына ирешү.
- Тукай районы Яңа Бүләк авылында күренекле әдип Факил Сафин белән очраштылар. Әдәби-музыкаль кичә Татарстан республикасының атказанаган мәдәният хезмәткәре, җырчы-галимә Дания-Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова җырлары белән үрелеп барды.
- Менделеевск һәм Зәй шәһәрләренең Үзәк китапханәсендә язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашулар узды. Кичәгә район китапханәчеләре, татар теле укытучылары, әдәбият сөючеләр җыелган иде.
- Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсендә «Шигырь язу кыен түгел, шагыйрь булуы кыен...» исемле очрашу үткәрелде. Бу чарада Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Рәшит Бәшәр, Рәзинә Мөхияр, шагыйрә, Сирень Якупова, Марс Яһүдин, Чаллы педагогия көллияте, Чаллы педагогия университеты студентлары, китап укучылар катнашты.
- Кукмара районы Янил авылында «Туган җир сулышы» III республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Конференциягә Татарстанның 20 районыннан килгәннәр. Язучы Рәшит Бәшәр иң кызыклы эшләр өчен дүрт балага махсус премияләр тапшырды.
- Мөслим гимназиясе базасында, районда беренче мәртәбә, мәктәп балалары һәм яшьләр арасында Факил Сафин исемендәге «СЕРЛЕ КАЛӘМ-2019» иҗат конкурсы уздырылды. Җиңүчеләргә төрле номинацияда дипломнар тапшырылды.
- Актаныш районы Кәзкәй кадет мәктәбендә күренекле әдип Факил Сафинның гомер бәйрәменә багышланган кичә узды. Шигърият бәйрәмендә язучылар Мөхәммәт Мирза, Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева катнашты.
- Апас, Кайбыч, Буа Үзәк китапханәләрендә Суыксу, Күл-Черкен авылларында, Сабада, Алабугада язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән әдәби очрашулар узды.
- Чаллы шәһәренең 41 мәктәп укучылары күренекле язучы Факил Сафин һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очраштылар.
- Мөслимдә «Укучыларның һәм укытучыларның VI республикакүләм «Фоат Садриев укулары» фәнни-практик конференциясе» булды. Анда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Миңзифа Әхмәтшина, КФУ Алабуга институты доценты Фәридә Габидуллина катнашты. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга дипломнар, бүләкләр, сертификатлар тапшырылды.
- Зәй шәһәренең «Энергетик» Мәдәният Сараенда күренекле әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловка 80 яшь тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Күренекле шәхесне туган җире зурлаганны күрү бәхетенә без дә ирештек. Күңелгә Хатыйп абый өчен горурлану хисләрен төяп, рухи яктан баеп кайттык. Шундый шәхесләре, аларның талантын зурлаучылар булганда, милләтебез, телебез яшәячәк. Хатыйп абыйга ныклы саулык, тигез тормышта сөенеп яшәвен теләп, киләсе очрашуларга кадәр хушлашу алдыннан истәлек фотога да төштек.
- 21 май көнне Чаллы шәһәренең 19 гомуми урта белем бирү мәктәбендә мәктәп директор урынбасарлары киңәшмәсе узды. Киңәшмә алдыннан «Мәйдан» журналынның гомуми бүлек редакторы Әлфия Ситдыйкова һәм «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Резеда Гасыймова журналга һәм газетага яздыру буенча чыгыш ясадылар.
- 22 май көнне Тукай районы Калмия авыл китапханәсендә шагыйрә, «Мәйдан» журналының гомуми бүлек редакторы Әлфия Ситдыйкова белән әдәби-музыкаль очрашу узды. Анда мәктәп укучылары, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр кичәдә «Мәйдан» журналы һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы эшчәнлеге белән таныштылар.
Комментарийлар