Логотип «Мәйдан» журналы

Мәгъзүм Сәлахов: Тел югала барганда, мәгариф системасы алгы планга чыга

ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов тел югалу шартларында мәгариф өлкәсенә ышанычын баглады.«Тел югала барганда, мәгариф системасы алгы планга чыга, тел кыйммәтләрен күрсәтә ала», — диде у...

ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов тел югалу шартларында мәгариф өлкәсенә ышанычын баглады.
ksf02639
«Тел югала барганда, мәгариф системасы алгы планга чыга, тел кыйммәтләрен күрсәтә ала», — диде ул «Ике һәм күп теллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә.
«ЮНЕСКО белешмәсе буенча, әгәр балаларның 70 проценттан кимрәге теге яки бу телдә өйрәнә икән, ул югала торган телгә керә», — диде Мәгъзүм Сәлахов. Аның сүзләренчә, татар теленә дә шундый куркыныч янавы ихтимал.
Ул бүген телләр югалуга глобализация, чит тел сүзләре күп керүе, миграция — халыкларның авыллардан китүе дә сәбәп булганын билгеләп узды.
«Бу конференция телләрне саклау һәм үстерүнең нәтиҗәле чараларын эзләү буларак кабул ителә», — дип белдерде.
 

Автор: Гөлнар Гарифуллина


Фото: Салават Камалетдинов


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/science/13-12-2021/m-g-z-m-s-lahov-tel-yugala-barganda-m-garif-sistemasy-algy-planga-chyga-5845027

Комментарийлар