Логотип «Мәйдан» журналы

Мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең яңа китабы тәрҗемә ителеп басылып чыгачак

Мәгърифәтче галим Ризаэтдин Фәхретдиннең моңарчы басылмаган яңа китабы тәрҗемә ителеп басылып чыгачак. Бу турыда Ислам мәдәнияты музее мөдире Илнур Низамиев әйтте.“Ризаэтдин Фәхретдиннең моңарчы басыл...

Мәгърифәтче галим Ризаэтдин Фәхретдиннең моңарчы басылмаган яңа китабы тәрҗемә ителеп басылып чыгачак. Бу турыда Ислам мәдәнияты музее мөдире Илнур Низамиев әйтте.
“Ризаэтдин Фәхретдиннең моңарчы басылып чыкмаган яңа китабы тәрҗемә ителеп басылып чыгачак. Бу – әдәп-әхлакка кагылышлы китап. Ул көз көненә табарак басылып чыгар дип көтелә”, - диде Илнур Низамиев.
Ризаэтдин Фәхретдингә 160 ел тулу уңаеннан Ислам мәдәнияты музее көзен күргәзмә ачачак.
Аның сүзләренчә, китап шул күргәзмәдә күрсәтелер өчен басыла.
Әлегә китапның исеме төгәл хәбәр ителми.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/18/181072/

Комментарийлар