Логотип «Мәйдан» журналы

Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә 5 февральдә саф һавада чаралар үткәрергә тәкъдим итте

Татарстан мәктәпләрендә 5 февральдә саф һавада чаралар уза.«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә 5 февральдә саф һавада чаралар үткәрергә тәкъдим итте», — дип хәбәр итә ведомствоның матбу...

Татарстан мәктәпләрендә 5 февральдә саф һавада чаралар уза.
«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә 5 февральдә саф һавада чаралар үткәрергә тәкъдим итте», — дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
«Сүз мәктәп яны территориясендә спорт, мәдәни-танып белү чаралары турында бара. Һәр мәктәп балаларның мәшгульлеге форматын үзе сайлый», — дип билгеләп үттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Ял көннәрендә мәктәпләрдә генераль җыештыру һәм бактерицид лампалар ярдәмендә зарарсызландыру үткәрү планлаштырыла.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/science/04-02-2022/m-garif-ministrlygy-m-kt-pl-rg-5-fevrald-saf-avada-charalar-tk-rerg-t-k-dim-itte-5848655

Комментарийлар