Логотип «Мәйдан» журналы

Медведев Россиянең иң яхшы укытучыларына премия бирү буенча бәйге кагыйдәләрен раслады

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев иң яхшы укытучыларга премияләр бирү буенча конкурс үткәрү кагыйдәләрен раслый торган карарга кул куйды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Хөкүмәте матбугат хез...

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев иң яхшы укытучыларга премияләр бирү буенча конкурс үткәрү кагыйдәләрен раслый торган карарга кул куйды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.
«Иң яхшы укытучыларга премияләр бирү буенча конкурс үткәрү, шулай ук премия бирү кагыйдәләре һәм аларны түләүнең тәртибе расланды. Бәйгедә педагогик эшчәнлек стажы өч елдан да ким булмаган, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларның укытучылары катнаша ала», - диелә хәбәрдә.
Мөгаллимнәрне конкурста катнашуга белем бирү оешмасының коллегиаль идарә органы тәкъдим итәчәк.
Бәйге катнашучыларның рейтингы нигезендә була. Конкурс җиңүчеләрне билгеләү процедурасы өчен җавап бирүче комиссия оештырылачак төбәкләрдә үткәрелер дип көтелә.
Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга бирелә торган премияләргә салым салынмаячак.
 
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/04/178273/

Комментарийлар