Логотип «Мәйдан» журналы

Медведев киләсе алты елга салымнарны күтәрмәскә вәгъдә итте

Хөкүмәт якындагы алты елда салым системасына төзәтмәләр кертмәячәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Финанслар министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә белдерде, дип хәбәр итә РИА Нов...

Хөкүмәт якындагы алты елда салым системасына төзәтмәләр кертмәячәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Финанслар министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Аның чыгыш ясаган тексты Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган. Медведев өстәлгән кыйммәткә салымны (НДС) арттыру турындагы узган елгы карар "җиңел түгел, әмма принципиаль" булганлыгын әйтте.
Аның ярдәмендә хөкүмәт илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен финанслар алган. Бу чараны Хөкүмәт социаль әһәмияткә ия товарларга ташламалы ставкаларны саклап калу белән "баланслады", - дип искәртте премьер-министр.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183342/

Комментарийлар