Логотип «Мәйдан» журналы

Мәдәният министрлыгы Фатих Кәрим һәйкәле өчен иң яхшы эскизга бәйге игълан итте

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы татар шагыйре Фатих Кәримгә һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына иҗади конкурс үткәрә. Конкурста иҗади берлекләр әгъзалары булган скульпторлар, рәссамнар, диза...

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы татар шагыйре Фатих Кәримгә һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына иҗади конкурс үткәрә. Конкурста иҗади берлекләр әгъзалары булган скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар катнаша ала. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мәдәният министрлыгы Фатих Кәрим һәйкәле өчен иң яхшы эскизга бәйге игълан итте
Конкурс 2020 елның 5 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә 2019 елның 11 ноябреннән 2020 елның 15 гыйнварына кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. (Адрес: Казан ш., Пушкин ур., 66/33, 113, 115 кабинетлар.)
Фатих Кәрим 1908 елның 27 декабрендә Башкортостан Республикасының Ает авылында туа. Шунда ук башлангыч белем ала, 1922 елда Бәләбәй педагогика техникумына укырга керә. Аннары ул Казан җир төзелеше техникумында укый. 1928 елда матбугатта басыла башлый. Беренче шигырьләр җыентыгы 1931 елда дөнья күрә.
Бөек Ватан сугышында катнашкан, фронтта һәлак булган. Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196893/

Комментарийлар