Мәчетләр кышкы каникулларда балалар ялын оештыра
Кышкы каникул көннәрендә Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башлана. Бу турыда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хе...
Кышкы каникул көннәрендә Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башлана. Бу турыда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: архив/Салават КамалетдиновМисал өчен, оештыручылар республикабызның 16 мәчетендә кызлар һәм малайлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләделәр, ул үз эченә мастер-класслар, викториналар, шахмат буенча турнирлар, конкурслар, Коръән буенча дәресләр, Кәлам Шәриф уку һәм ятлау буенча ярышлар, тимераякта, чаңгыда шууны ала. Программа турында тулырак мәгълүматны http://dumrt.ru/news/news/news_21463.html сылтамасы аша белеп була.
Комментарийлар