Логотип «Мәйдан» журналы

Машина йөртү таныклыгын алу кагыйдәләре үзгәрә

Россиядә “площадка” һәм “шәһәр” имтиханнарын берләштерү турында сүз алып барыла. Бу хакта ГИБДД башлыгы Максим Черников хәбәр итә.“Бу яңалык курсантларга ошап бетмәскә дә мөмкин. Ләкин болай эшләгән о...

Россиядә “площадка” һәм “шәһәр” имтиханнарын берләштерү турында сүз алып барыла. Бу хакта ГИБДД башлыгы Максим Черников хәбәр итә.
“Бу яңалык курсантларга ошап бетмәскә дә мөмкин. Ләкин болай эшләгән очракта кемнең машина таныклыгы алырга чын-чынлап әзер икәнен белеп булачак. Ягъни шәһәр эчендә тапшыра торган имтиханга “площадка” элементлары да кертеләчәк. Бу шактый авыр, билгеле”,- ди Максим Черников.
ГИБДД башлыгы сүзләренә караганда, кыенлыклар машина күп вакытта туа да инде. Күп кенә автомәктәпләр булачак машина йөртүчеләрне әлеге ситуациягә тиешенчә әзерләп бетерә алмыйлар. Ә яңа кертеләчәк канун юлдагы һәлакәтләрнең санын бермә-бер киметәчәк.
 
http://shahrichalli.ru/

Комментарийлар