Логотип «Мәйдан» журналы

Марта Зәйнуллина Паралимпия уеннарында дүртенче урында калды

Пхенчханда 2018 елгы XII Паралимпия кышкы уеннарында ярышның икенче көнендә Түбән Кама кызы Марта Зәйнуллина бронза медаль алуга бер адымда калды.  Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт мини...

Пхенчханда 2018 елгы XII Паралимпия кышкы уеннарында ярышның икенче көнендә Түбән Кама кызы Марта Зәйнуллина бронза медаль алуга бер адымда калды.
328cb0852f880b1f
 
Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан кызы “утырып” шуучы спортчылар арасында 12 чакрымга чаңгы ярышында дүртенче булып килде.
Марта Зәйнуллина (LW12 классы) ярышны 39:09.0 вакыт белән төгәлләде. Ул өченче урынны яулаган АКШ спортчысы Оксана Мастерстан 4.1 секундка гына калышты.
Моннан тыш, 5 нче, 6 нчы, 7 нче урыннарны да Россия спортчы кызлары: Надежда Федорова, Ирина Гуляева һәм Мария Иовлева яулады. Узышта АКШтан тагын бер спортчы Кендалл Гретч 38:15.9 секунд нәтиҗәсе белән килде. “Көмеш”не немец Андреа Эскау (38:48.3) алды.
Паралимпия кышкы уеннары тәмамланганчы, Татарстан спортчылары тагын ике чаңгы һәм ике биатлон ярышында катнашачак.
 

Комментарийлар