Логотип «Мәйдан» журналы

Мароккода 90 мең ел элек эшләнгән пычак табылган

“Ислам тудей” сайты хәбәр итүенчә, археологлар Мароккода 90 мең ел элек эшләнгән үзенчәлекле корал тапкан.“PLOS ONE” журналы язуына караганда, галимнәр сөяктән эшләнгән корал – пычак тапкан. Якынча фа...

“Ислам тудей” сайты хәбәр итүенчә, археологлар Мароккода 90 мең ел элек эшләнгән үзенчәлекле корал тапкан.
1538711868_386263-innerresized600-550-nozh_kostianoj_d_850
“PLOS ONE” журналы язуына караганда, галимнәр сөяктән эшләнгән корал – пычак тапкан. Якынча фаразлар буенча, ул үгезнең кабырга сөягеннән ясалган. Коралның озынлыгы – 12,2, ә киңлеге 1,8дән 2,75 сантиметрга кадәр.
Әле галимнәр коралны тикшерә һәм өйрәнә. Пычак табылган җир катламын анализлаганнан соң, коралга 90 мең елдан артык дигән фикергә килгәннәр.
Фото: "Ислам тудей" сайтыннан.
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар