Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Садыйков йөрәк авыруыннан үлем очракларын киметү буенча җаваплыларны билгеләде

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков инсульт һәм инфарктлардан үлем очракларын киметү кирәклеген әйтте. Республикада моның өчен җаваплы кешеләр һәм хастаханә билгеләнгән. Бүген минис...

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков инсульт һәм инфарктлардан үлем очракларын киметү кирәклеген әйтте. Республикада моның өчен җаваплы кешеләр һәм хастаханә билгеләнгән. Бүген министрлыкның йомгаклау коллегиясендә ул бу мәсьәлә өчен җаваплы оешманы һәм кешеләрне билгеләде.
Марат Садыйков йөрәк авыруыннан үлем очракларын киметү буенча җаваплыларны билгеләде
“Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлемне 100 мең кешегә 600 очрактан 450 гә кадәр киметү зарур. Без йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем очракларын киметү буенча Төбәкара клиник-диагностика үзәген, штаттан тыш баш кардиолог һәм ангионеврологны җаваплы итеп билгеләдек”, - диде министр.
Марат Садыйков республикада йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан үлү очраклары артуын билгеләп узды. “Без Россия Федерациясендә 55 нче урынны алып торабыз”, - диде.
Фото: Владимир Васильев/архив

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/29/179808/

Комментарийлар