Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Лотфуллин: Дөньяда иң югары хокук булып туган телдә белем бирү санала

“Мәгариф” ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин туган телдә белем бирүне дөньядагы иң югары хокук дип атады. Бу хакта ул It-паркта үткән “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” конференциясендә әйтте.Мар...

“Мәгариф” ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин туган телдә белем бирүне дөньядагы иң югары хокук дип атады. Бу хакта ул It-паркта үткән “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” конференциясендә әйтте.
Марат Лотфуллин август аенда кабул ителгән законнар нигезендә туган телдә белем бирүдә зур җитешсезлекләр барлыкка килүен әйтте. “Мәктәпләрдә тугызынчы класска кадәр генә татар телен укырга мөмкин. 10-11 сыйныфларда укыту мәҗбүри рус телендә алып барыла.
Ирекле сайлау өчен мəгарифтə теллəр бер үк шартларда булырга тиеш. Мәгариф өлкәсендә рус теленең өстенлеге зур: БДИ биреп, югары уку йортына укырга кереп була. Милли теллəрдә имтихан юк. Бу халыкара законнарның стандартларын да боза, чөнки туган телдә белем бирү дөньяда иң югары хокук булып санала”, - ди ул.
Марат Лотфуллин белем бирүнең мәгънәсе - киләчәк буыннарга халкының тәҗрибәсен тапшыруда, ә кешелекнең иң зур тәҗрибәсе – аның теле дип саный.
 

Фото: Михаил Захаров



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175423/

Комментарийлар